Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^КАИ (КДТУ) спорт клубы кул көрәше буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды
^КАИ (КДТУ) спорт клубы кул көрәше буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды
(Казан, 4 март, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Туполев исемендәге КДТУның кул көрәше буенча хатын-кызлар җыелма командасы вузлар арасында команда хисабында дөнья чемпионы җиңүчесе булды. Ярышлар Мәскәүдә Бауман исемендәге МДТУда булды. Чемпионатта барлыгы Россия һәм якындагы чит илләрдән, шулай ук Балтыйк буе илләреннән, Греция, Төркия, Словакия, Болгария һәм Швециядән 300дән артык кеше катнашты.
Шәхси хисапта үз авырлыкларында Евгения Фомина (80 килограммга кадәр) һәм Лилия Хәмидуллина (80кг артык) беренче урынны алды. Диана Бариева (50килограммга кадәр) көмеш медальгә лаек булды. Өченче урында - Венера Уразгильдиева (60 кг кадәр), Әлфия Рафикова (55 кг кадәр) һәм Ирина Чибирева (70 кг кадәр).
КАИ (КДТУ)ның ир-атлар командасы 82 урыннан 12 нче урынны алды. Сергей Блохин (75 кг кадәр) көмеш медаль хуҗасы булды, ә Константин Кириллов (65 кг кадәр) бронза медальгә лаек булды. Спортчыларның тәрбиячесе - ТР Физик культураның атказанган хезмәткәре Фоат Әхмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз