news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабмин система булдыра торган оешмалар өчен махсус кредит программасын киңәйтте

Министрлар Кабинеты сәнәгать һәм сәүдә системасын барлыкка китерә торган оешмалар, ракета-космос тармагы һәм атом энергетикасы предприятиеләре өчен махсус кредит программасы шартларын киңәйтте. Бу хакта Россия Хөкүмәтнең телеграммасында хәбәр ителә.

«Елына 11 процентка кадәр ташламалы ставка буенча кредит оешмаларның агымдагы эшчәнлегенә ярдәм итү өчен бирелә», – диелә хәбәрдә.

Оешмалар кредит акчасын чит ил поставщиклары белән исәп-хисап ясаганда куллана һәм факторинг килешүе буенча кайтарылган товар өчен кредит бурычын түли ала.

Махсус кредит программасы Россиягә каршы санкция шартларында ил икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү чаралары буларак кертелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100