news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабмин кайсыбер социаль түләүләрне 11,9 процентка индексацияләүне раслады

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кайсыбер социаль түләүләрне 11,9 процентка индексацияләүне раслау турында карар имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«2023 елның 1 февраленнән түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр өчен индексация коэффициентын 1,119 итеп билгеләргә. <...> Әлеге карар 2023 елның 1 февраленнән үз көченә керә», диелә документта.

Моңа кадәр Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, 40 төрле түләүне индексацияләү планлаштырыла, шул исәптән ана капиталы, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау өчен айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү һәм иминият түләүләре.

  • 2022 елда ана капиталының күләме 524 мең сум тәшкил итте. 2023 елның 1 февраленнән ул 11,9 процентка арттырыла. Бүген бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның беренче коллегиясендә хәбәр итте, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100