news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә өйрәтәчәкләр

Мастер-класс татар телендә узачак.

23 июнь көнне Кабан күле яр буенда Казан халкын чечетка биергә бушлай өйрәтәчәкләр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында ритмик бию нигезләре буенча татар телендә дәрес узачак.

Чечетканы икенче төрле «аяк музыкасы» дип атыйлар. Бию мастер-классына теләге булган һәркем килә ала – яшь һәм физик әзерлек дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Чечеткага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, актерлар Артур Шәйдуллин һәм Ләйсән Гатауллина өйрәтәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрес 19:00 сәгатьтә башлана. Очрашу урыны – Кабан күле яр буе

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100