news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле буенда ачык әңгәмәдә әдәбиятта «милләт анасы» образы турында фикер алышачаклар

Кабан күле буенда татар әдәбияты турында дискуссияләр дәвам итә. 24 июнь кичендә «милләт анасы» образы турында сөйләшү була, дип хәбәр итә оештыручылар.

Ачык дискуссиядә язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударова, Милли китапханә директоры урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин катнаша, модератор укытучы һәм тәрҗемәче Эльза Нәбиуллина була.

«Татар әдәбиятында чын хатын-кыз бармы? Әдәбиятта хатын-кыз образы турында меңәрләгән сәгать сөйләшеп була, әмма бер мөһим сорау барыбер игътибар уңыннан читтә кала: татар әдипләре чын хатын-кызны сурәтли алганмы? Без балачактан укып белгән әсәрләрдә сурәтләнгән хатын затлары реальме, яисә алар милләт турында зур мифның бер өлешеме? Гомумән, татарлар — иң феминист халык түгелме?» – афишада шундый сораулар турында әйтелгән.

Чара узачак урында Татар китабы йортының күчмә китапханәсе дә эшләячәк. Китапларны киләсе очрашуга кадәр укырга алырга мөмкинлек булачак.

Әңгәмә 18:00 сәгатьтә Мәрҗани һәйкәле янында башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100