news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

К. Тинчурин театрында “Гаилә спектакльләре” проекты эшли башлый

Тамашачылар театрның иң яхшы спектакльләрен күрә һәм театрга багышланган күргәзмәләр залы белән таныша алачак

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Октябрь аеннан алып һәр якшәмбе К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Гаилә спектакльләре” проекты эшли башлый. Тамашачылар театрның иң яхшы спектакльләрен күрә һәм театрның үткәне, хәзергесенә багышланган күргәзмәләр залы белән таныша алачак. Ул көннәрдә төрле акцияләр, конкурслар уздыру да ниятләнә.

Проектның максаты — гаилә кыйммәтләрен саклап калу, культуралы, белемле, үз һәм чит ил мәдәнияте белән таныш булган яшь буын тәрбияләү һәм аларда театрга карата мәхәббәт уяту, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100