(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа спекткль өстендә эшли. Язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату” дип исемләнгән әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакленең премьерасын театр сөючеләр 28-29 апрель көннәрендә күрә алачак.
“Бер тамчы ярату” әсәренә инсценировканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Тәслимә Хәләф эшләгән. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куя. Рольләрне артистлар Шамил Фәрхетдинов, Тәслимә Хәләф, Ләлә Миңнуллина, Сәлим Мифтахов, Тимер Зиннуров, Роза Хәбибрахманова һәм Зөлфия Зарипова башкара.
Спектакльнең рәссамы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Роман Моров, композиторы – Чыңгыз Абызов.