news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күмәч-кондитер комбинаты файдалы торт җитештерә

Күмәч-кондитер комбинаты файдалы торт җитештерә

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Күмәч-кондитер комбинаты ААҖндә аз калорияле тортлар җитештерүне үзләштергәннәр. Кичә җитештерүчеләр сәүдә челтәренә аз калорияле "Банановый аромат" тортын чыгарды. Татлы ризыкның өсте банан кисәкләре белән бизәлгән. Сүз уңаенда, бу көннәрдә предприятиедә чәк-чәк чыгару буенча җиһаз монтажлау эшләре бара. Яңа продукция үзләштерү Казанның 1000 еллыгына багышланган. Эшләнмә тартмасының күпсанлы бизәкләр чигелгән милли татар түбәтәен хәтерләтүе очраклы түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100