news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле буран аркасында Чулман елгасы аша боз кичүе вакытлыча ябылды

Бүген елга аша кышкы юл буенча хәрәкәт 3.50 сәгатьтә ябылды.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Республикада Түбән Кама районы Покровский авылыннан Красный Ключ поселогына кадәр Чулман елгасы аша боз кичүе вакытлыча ябылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген елга аша кышкы юл буенча хәрәкәт 3.50 сәгатьтә ябылды. Вакытлыча чикләүләрнең сәбәбе - һава шартларының начар булуы - көчле кар, буран.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100