Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Кәҗә бистәсе” станциясендә төзелә торган икенче вестибюль һәм кичү җәйгә ачылачак
Төзелеп тә, вестибюльләрнең кайберләре ябык булуга карамастан, хәтәр хәл була калса, алар шунда ук ачыла, дип ышандыра “Метроэлектротранс” башлыгы
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген журналистлар белән очрашкан “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов Казан метросын куркынычсызлык ягыннан тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталып, ул-бу була калса, пассажирларны тиз арада станцияләрдән чыгару өчен, төзелгән вестибюльләрнең ни сәбәпле башкалары кулланылмавы хакында аңлатма бирде.
Аның сүзләренчә, “Тукай мәйданы” станциясендәге икенче вестибюль, “Балалар дөньясы” кибете белән территориаль чикләр аныкланганнан соң, ачылырга тора, хәзергә ике арада сөйләшүләр бара. Бауман урамындагысы аша метрога төшәргә теләүчеләр аз булганга, чыгымга эшләмәс өчен, ул вестибюль кулланылмый. Хәзерге вакытта аларның кайберләре ябык булуга карамастан, хәтәр хәл була калса, вестибюльләр шунда ук ачыла һәм пассажирларны эвакуацияләү өчен киртә булып тормый, дип ышандыра “Метроэлектротранс” башлыгы. Шуның буенча өйрәнү чаралары уздырылып тора, димәк, хезмәт күрсәтүчеләр моңа һәрдаим әзер, террорчылыкка каршы тору программасы гамәлдә. “Әмма шушы программа буенча бирелергә тиешле акчасы гына күренми, ни кызганыч, станцияләрне куркынычсызлык ягыннан өстәмә җиһазлау өчен махсус күрсәтмәдә теркәлгәннәрне алдыру проблемасы бар”, - диде ул.
Ә.Галәвов вәгъдәләгәнчә, “Кәҗә бистәсе”ндәге төзелә торган икенче вестибюль исә быел 1 июнь тирәсендәрәк ачылачак, шул исәптән станциягә тоташтырыласы җир асты кичүе дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз