news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Известия»: Пенсия реформасы проекты Дәүләт Думасына 31 июльгә кадәр кертелергә мөмкин

Быел Дәүләт Думасына пенсияләрнең тупланма өлешен реформалау турындагы закон проекты кертелергә тиеш. Ул язгы сессиядә – 31 июльгә кадәр дә эшләнергә мөмкин, дип сөйләгән «Известия» газетасына түбән палатаның финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков.

Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы төзегән проект концептуаль каршылыклар тудырмый, дип ачыклык кертте ул. Документта язылганча, салым өчен тотып калынган акчаның күләме 6 процент тәшкил итәчәк, ә дәүләт тарафыннан финанслау һәм тупланмаларны иминиятләштерү – 1,4 миллион сумга кадәр, ә бу исә, банк кертемнәре белән охшаш.

Шуңа да карамастан, үз чыганакларына сылтама белән, «Известия» 2022 елда әлеге реформа булмаячагын фаразлый. Экспертлар да шундый фикердә.

Шул рәвешле, 2014 елда мораторий салынган пенсиянең ирекле тупланмалары файдаланылмый торган хәлдә кала.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда россиялеләрнең пенсияләренә өстәмә индексация үткәрергә кушты. Бу шулай ук бюджет хезмәткәрләренең социаль пособиеләренә һәм хезмәт хакларына да кагылачак. Соңрак Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб россиялеләрнең пенсияләре 8-10 процентка артырга мөмкин булуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100