news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ижевскта өлешчә җимерелгән йортка хуҗалары кайта башлады

Калган подъездагылар йортның каркасы ныгытылгач кайта алачак, дип белдерәләр төбәк хөкүмәтендә.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Ижевскида газ шартлау аркасында өлешчә җимерелгән йорт фатирларына чәршәмбе көнне хуҗалары кайта башлады, дип хәбәр иткәннәр Удмуртия хөкүмәтендә РИА Новостига.

Удмуртия башкаласында 9 ноябрьдә беренче каттан тугызынчы катка кадәр көнкүреш газы шартлау аркасында сигез фатир тулысынча җимерелгән. Экспертиза үткәрелгәннән соң беренче өч подъезд куркынычсыз дип табылган. Яшәүчеләргә өйләренә кайту мөмкин дип белдерелгән. Чәршәмбе көнне фатир хуҗалары өлешчә өйләренә урнаша башлаганнар.

Калган подъездагылар йортның каркасы ныгытылгач кайта алыр, дип белдерәләр төбәк хөкүмәтендә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100