Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижевскида татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтте
Ижевскида татар теле буенча республикакүләм олимпиада үтте
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртия башкаласы Ижевскиның 6нчы гимназиясендә татар теле буенча республика олимпиадалары үтте. Анда өлкә шәһәрләре мәктәпләреннән тыш, Юкамен, Балезино районнарыннан да укучылар катнашты.
Укытучылар фикеренчә, быелгы олимпиада эшләре башка еллардагыга караганда күпкә авыррак һәм биремнәр дә күбрәк булган. Укучылар белән беррәттән, укытучылар үзләре дә олимпиада нәтиҗәләрен зур түземсезлек һәм борчылу белән көтте. Чөнки мондый бәйгеләр укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә зур имтихан. Ярышта укучылар сынатмады һәм нәтиҗәләре куанырлык, дип әйтерлек. Мәсәлән, 9нчы сыйныфлар арасында беренче урынны Ижевскиның 70нче мәктәбе укучысы Ленар Иләлетдинов (укытучысы Лилия Фәхретдинова) алса, икенче урынны 6нчы гимназия укучысы Илнара Гомәрова, өченче урынны шул ук гимназиядән Диләрә Гыйлаҗевалар яулады (укытучылары Рәсилә Габдрахманова һәм Рәсимә Садыйкова). 10нчы сыйныфлар арасында беренче урынга 55нче мәктәп укучысы Чулпан Әминева (укытучысы Рәмзилә Ганиева) лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны 73нче мәктәп укучысы Ләйсән Исламова (укытучысы Филисә Кадыйрова) һәм Кистемнән Лилия Касыймова (укытучысы Алсу Касыймова) бүлеште. 11нче сыйныфлар арасындагы призлы урыннарга башкаланың 6нчы гимназиясе укучылары Ләйсәния Гатауллина һәм Лилия Гаратуевалар (укытучылары Р.Садыйкова һәм Р.Габдрахманова) лаек булды. Бәйгедә җиңеп чыккан укучылар Казанда үткәреләчәк төбәк олимпиадасында катнашу хокукын алды. Шунысы да бик сөенечле, бүгенге көндә Удмуртия мәктәпләрендә татар сыйныфлары уңышлы гына эшләп килә һәм белем бирү дәрәҗәсе дә камилләшә төшә. Моны ел саен үткәрелә торган район һәм республика олимпиадалары нәтиҗәләре ачык дәлилли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз