Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскидан Иллария Садыйкова: Татар теле - иң яраткан фәнем, ул минем йөрәк түрендә
Удмуртия республикасында чыгучы «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Гимназия йолдызлары» дигән язмасы чыккан. Анда гимназиядә татар телен үзләштергән укучылар турында сүз бара.
«24 майда мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка дәшеп, соңгы кыңгырау чыңлады. Бу бәйрәм һәрвакыт күңелдә ниндидер бер дулкынлану хисләре уята. Алда аларны хәлиткеч сынау - дәүләт имтиханнары, олы тормыш көтә. Мин дә Ижевск шәһәренең 6нчы гимназиясе чыгарылыш укучылары белән аралашып кайттым. Аларның хыяллары, кем булырга җыенулары, яраткан фәннәре, укытучылары турында сөйләштек.
Тугызынчылар
Быел 6нчы гимназиянең тугызынчы татар сыйныфын 12 укучы тәмамлый. Кечкенә, әмма тату, нинди генә эшкә алынсалар да, булдыра торган сыйныф. Бу сыйныфта Иллария Садыйкова үзенең татар җанлы булуы белән башкалардан аерылып тора. Ул быел Казан шәһәрендә узган XII Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада призер булды. Дәүләт имтиханын да татар теле буенча сайлаган. Кечкенәдән үк «Асылъяр» үрнәк татар җыр-бию ансамблендә шөгыльләнеп, бик күп конкурсларда җиңүләр яулады. «4» һәм «5»ле билгеләренә генә укый.
«Гимназиядә укыганыма бик сөенәм, чөнки мин татар телен фән буларак үзләштердем. Татар теленнән дәүләт имтиханнары бирәчәкмен. Татар теле - иң яраткан фәнем, ул минем йөрәк түрендә. Ә укытучыларга килгәндә, мин аларның барысын да яратам. Ә менә алга таба гимназиядә калу-калмавым әлегә билгеле түгел. Казанга китәргә хыялланам. Казан шәһәрен бик яратам. Минем иң зур теләгем хәзер имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыру һәм үзем теләгән уку йортына керү», – диде Иллария Садыйкова.

Фото: © «Яңарыш» газетасыннан
Данил Хаҗиәхмәтов мине «Шагыйрь буласым килә», – дигән беренче сүзе белән әсир итте. Сер түгел, хәзерге замана балалары арасында иҗатка мөкиббән китүчеләр сирәк.
«Минем карт әбием Фәүзия шигырьләр язган. Аның язу сәләте миңа күчкән күрәсең. Кечкенәдән тарих белән кызыксынам. Таныш булмаган сүзләрне ишетсәм, аның мәгънәсен эзлим, истә калдырырга тырышам. Бу алым сүз байлыгымны арттыра. Миңа әдәбият, җәмгыять фәннәре бик ошый. Яшь шагыйрьләр арасында оештырылган конкурсларга шигырьләремне юллыйм. Әлбәттә, шигырьләрне рус телендә иҗат итәм. Мин катнаш гаиләдә тәрбияләнәм. Әтием татар, шуңа күрә мин татар телен белергә тиеш. Татарлар турында шигырь дә яздым. Минем киләчәктә Лермонтов кебек Кавказда яшисем, аның табигате белән хозурланып, шигырьләр иҗат итәсем килә», – диде ул.

Фото: © «Яңарыш» газетасыннан
Ә Гүзәлия Нәбиева киләчәктә дизайнер булырга хыяллана икән, үз эшен ачасы килә.
«Моның өчен информатиканы һәм иҗади имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк. Әти-әниемә мине гимназиянең татар классына укырга биргәннәре өчен бик рәхмәтле. Татар телен фән буларак үзләштердем. Гореф-гадәтләребезне, татар шагыйрьләрен, язучыларын беләм. «Асылъяр» ансамблендә шөгыльләнәм. Үземнең остазларым дип, Эльвира Венеровнаны һәм Рәсилә Искәндәровнаны атыйм. Ижевск сәнгать мәктәбендә дә укыйм. Күптән түгел анда күргәзмә оештырдылар. Мин өч рәсемемне куйдым һәм аларның өчесен дә сатып алдылар. Минем югары белемне Ижевск шәһәрендә аласым килә, чөнки мин туган шәһәремне яратам. Аны ташлап китмәячәкмен», – диде Гүзәлия.

Фото: © «Яңарыш» газетасыннан
Унберенчеләр
Быел гимназияне 20 укучы тәмамлый. Шуларның бары 8е генә татар телен үзләштергән. Әлеге сыйныфта Булат Мостафинны чын татар егете дип әйтергә була. Ул Казан шәһәрендә узган Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада да берничә тапкыр призер булган. Киләчәктә дә аның «Мин татар» дип горурланып яшәячәгенә шик юк, чөнки ул гаиләсендә дә милли рухта тәрбияләнә, динебез нигезләрен өйрәнеп үсә. Гимназиядә белем алучы ике энекәше дә тәртипле, татар җанлы укучылар.
«Минем таможня буенча белгечлек аласым килә. Югары уку йортына керү өчен рус, математика һәм җәмгыять фәне буенча имтиханнар бирәчәкмен. Үземне физик яктан да чыныктырам. Футбол уйныйм, төрле шәһәрләрдә узган ярышларда катнашып, җиңгән өчен бик күп кубоклар алдым. Физкультура, җәмгыять белеме фәнен бик яратам. География укытучысы Анжелика Петровнаны үземнең остазым дип саныйм. Аның белән аралашу рәхәт, киңәшләрен бирә. Ә тормышта әбием белән әнием кебек буласым килә. Алар хатын-кыз булсалар да, максатчан, тырышлар, булдыра торганнар», – диде Булат.

Фото: © «Яңарыш» газетасыннан
Алина Фәтхетдинованың республика күләмендә узган Балалар Сабан туен, «Татар кызы» конкурсын һәм башка бик күп милли чараларны матур итеп алып баруына игътибар иткәнем булды. Ул – «Иман» татар яшьләре оешмасының актив әгъзасы да. Агымдагы уку елында Алина Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның тикшеренү конференциясендә чыгыш ясап, мактаулы урын алган.
«Татар яшьләре белән аралашу мине канатландыра. 2022 елны татар лагеренда ял иткәндә, беренче тапкыр яшьтәшләремнең саф татар телендә сөйләшүләрен күреп гаҗәпләндем. Мин үзем дә татар телен кечкенәдән белеп үстем, балалар бакчасына барганда, рус телен белмәгәнмен дә. Сабантуй бәйрәмен, мәдәниятебезне бик яратам. Казан мине үзенә тарта. Ә киләчәктә табиб булырга хыялланам, шуңа күрә медицина академиясенә укырга керәсем килә», – диде.

Фото: © «Яңарыш» газетасыннан
Чыгарылыш укучыларына «Гаилә корырга вакыт җиткәч, хәләл җефетегезнең кайсы милләттән булуын теләр идегез?» – дигән сорауны да бирдем. «Татар кызы, татар егете белән гаилә кора алсам, әлбәттә, бик яхшы булыр иде, чөнки киләчәктә гаиләдә татар телен саклый алачакмын», – дигән җаваплар ишеттем. Алар белән әңгәмәдән соң, «Гимназиядә укучыларның күңелләренә салынган милли тәрбия, белем орлыклары киләчәктә тагы да ныграк тамыр җәяр», – дигән фикер туды.
Укытучылар да алар белән саубуллашу минутлары җитүеннән моңсуланып: «Алар гимназиянең йолдызлары, татар җанлы укучылары, активистлары булдылар», – дип, тормышта үз юлларын табуларын теләделәр. Без дә аларның барлык хыяллары тормышка ашуын, дәүләт имтиханнарын яхшы баллга язуларын, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телибез. Иң мөһиме: олы тормыш юлында үз кыйблаларын югалтмыйча, бәхетле булсыннар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз