news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскидагы атыш вакытында һәлак булган укытучыны үзе үлгәннән соң бүләкләделәр

Ижевскидагы мәктәпкә һөҗүм вакытында һәлак булган инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных үзе үлгәннән соң Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Удмуртия Хөкүмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Ижевскидагы мәктәптә булган атыш вакытында өч мөгаллимнең (рәсем, математика һәм инглиз теле) гомере өзелүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

«Ижевскиның 88нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган инглиз теле укытучысы Маргарита Сахарных Россия Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде», - диелә төбәк Хөкүмәте хәбәрендә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «Мәгариф отличнигы» билгесен һәм таныклыкны Маргарита Михайловнаның улына 29 сентябрьдә узган хушлашу мәрасимендә тапшырганнар.

«Бүген шулай ук әлеге фаҗигадә һәлак булган тагын дүрт кешене җирләделәр. Күмүне оештыруда Удмуртия Хөкүмәте ярдәме күрсәтте. Республика башлыгы һәм төбәк Хөкүмәте һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша», - диелә хәбәрдә.

Дүшәмбе көнне Ижевскиның 88нче мәктәбендә әлеге белем йортының элеккеге укучысы 17 кешене атып үтерә, берничә дистә кешене яралый, соңыннан үз-үзенә кул сала. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ул нацистлар символикасы төшерелгән майка һәм балаклава кигән булган. Удмуртиядә матәм игълан ителде. Мәктәптә атыш оештыручы психоневрология диспансерында исәптә торган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100