news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИЯЛИнең диссертацияләр советы үзенең эшен яңартты

ИЯЛИнең диссертацияләр советы үзенең эшен яңартты

(Казан, 30 март. «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча советы быелгы беренче утырышын уздырды.

Диссертация советы институт директоры, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов рәислегендә 19 галим катнашында эшли. Узган елда институтта 25 диссертация якланган иде, шуларның икесе — докторлык диссертациясе. Быел да биредә, һәр вакыттагыча, 3 белгечлектән диссертацияләр якланырга тиеш: Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле), Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) һәм фольклористика белгечлекләре буенча. Институт директорының фән буенча урынбасары Гөлзадә Сабирова әйтүенчә, ИЯЛИнең диссертация советына Урта Идел буе шәһәрләреннән һәм республикаларыннан да галимнәр мөрәҗәгать итә. Биредә алар күбесенчә фольклористика белгечлеге, шулай ук Татарстанга һәм татар милләтенә кагылышлы темалар буенча язылган диссертацияләрен яклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100