news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иван Ургант «Зенит» футболчыларына татар милли киемен киендергән

Санкт-Петербург командасы Казанга «Рубин» белән матчка килде. Алар формаларын алып килергә оныткан иде.

Иван Ургант «Зенит» футболчыларына татар милли киемен киендергән

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Беренче канал алып баручысы Иван Ургант «Зенит» футбол клубының Казанда узган матчка форма алып килергә онытуы турында шаяртты. Ул спортчыларга татар милли киемен киендерергә тәкъдим итте. 

Футболчыларны татарча киендерү хакында видео «Вечерний Ургант»ның YouTube-каналында чыкты.

«Форма килеп өлгермәгән очракта уенның ничек узасы сурәтләнгән фотография бар бездә: Татарстанда „Зенит“ уенчылары өчен нәрсә дә булса таба алырлар иде», — диелгән сурәт янындагы язмада.

Фотода «Рубин»ның элеккеге форварды Сердар Азмун һәм «Зенит» һөҗүмчесе Артем Дзюба милли киемдә сурәтләнгән.

Әлеге вакыйга турында сюжет видеода 7.10 минутта башлана.

  • Исегезгә төшерәбез, «Рубин» — «Зенит» матчы 8 март көнне Казанда «Ак Барс Арена» стадионында узды һәм хуҗалар файдасына 2:1 исәбендә җиңү белән тәмамланды. 
  • Санкт-Петербург командасы Казанга килгәндә, формаларын алырга оныткан иде. Аннары «Зенит» формасын аерым самолет белән китерткәннәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100