news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гущин: Казан Кремле диварларында эшләр мәдәни мирасны саклау комитеты күзәтчелегендә бара

Казан Кремле диварларында төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасыныӊ мәдәни мирас объектларын саклау комитетының рөхсәте белән һәм әлеге ведомство хезмәткәрләренең күзәтчелегендә алып барыла. Бу хакта комитет җитәкчесе Иван Гущин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эшләр Кремль яр буе ягындагы манаралар арасында урнашкан 6нчы һәм 7нче аралыкларда алып барыла.

«Рөхсәт кысаларында манаралар арасындагы аралыкның тышкы 1,06 километрлы кирпеч катламы өслегенең аварияле өлешләрен сүтү, сугыш вакытында йөри торган урынның бетон катламын сүтү, «фундамент-грунт» контакт зонасын ныгыту, фундаментны махсус реставрация составы белән иньекция ясап ныгыту, нигезен субай сугып ныгыту, фундаментларга гидроизоляция ясау кебек эшләр башкарылачак», – дип аңлатты Гущин.

Аның сүзләренә караганда, торгызу эшләрен үткәрү зарурлыгы Преображенская һәм биш кырлы манаралар арасында инженерлар уздырган тикшерүдән соң туган.

«Аерым урыннарда манара белән манара арасындагы өлешләр вертикальдән авышкан, кирпеч катлам җимерелә башлаган, ярыклар, грунт иңкү, юеш тору аркасында диварда җебү эзләре, өске катламның куба башлануы теркәлгән. Корылмага мондый зыян килүнең сәбәбе туфракның өске катлам сулар белән юылуы нәтиҗәсеннән булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

Казан Кирмәне территориясендә эшләрне «Евростройхолдинг+» башкара, оешманың мәдәни мирас объектларында эшләү өчен рөхсәте бар. Авариягә каршы эшләр башкаруга рөхсәт 16 майда бирелде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100