Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивале була
Фестиваль вакытында “Диван” коворкингы балалар һәм әти-әниләр өчен зур бәйрәм оештыра
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). 30 май көнне 13.00-16.00 сәгатьләрдә “Прогресс” яшьләр үзәге, “Ярдәм” фонды белән берлектә, IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивален уздыра. Казанның Каюм Насыйри урамындагы ТАТАР ИНН Резиденциясендә булачак чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау.
Конкурста катнашучы кызлар Татарстанның төрле төбәкләреннән, кул эшләре исә төрледән-төрле юнәлештә булачак: чигү, бәйләү, кулдан ясалган чәчәкләр, коллажлардан алып топиарий, агачка рәсем төшерү һәм башка кызыклы һәм заманча вариантларга кадәр. “Энҗе” фестивале конкурсы эшләрен исә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова рәислегендәге жюри бәяли, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Шулай ук оештыручылар “Халык мәхәббәте” һәм “Социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыючы” номинацияләрен билгели.
Шулай ук фестиваль вакытында “Диван” коворкингы балалар һәм әти-әниләр өчен зур бәйрәм оештыра, дип “Татар-информ”га хәбәр итә чараларның координаторы Ләйсән Солтанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз