Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон отставкага китә, дип белдерде ITV телеканалы журналисты.
Узган ике көндә Джонсон Хөкүмәтеннән 50дән артык сәясәтченең китүе элегрәк билгеле булган иде. Алар арасында дүрт министр да (финанс министры Риши Сунак, сәламәтлек саклау министры Саджид Джавид, Уэльс эшләре буенча министр Саймон Харт һәм Төньяк Ирландия эшләре буенча министр Брэндон Льюис) бар. Соңрак Джонсон үзе Майкл Гоувны торак төзелеше, төбәк үсеше һәм җирле үзидарә министры вазифасыннан азат итте.
Элегрәк Британия Хөкүмәте вәкилләренең бер төркеме Премьер-министрны үз иреге белән вазифасыннан китәргә чакырган иде. Моңа кадәр Джонсонга аның резиденциясендә катгый ковид чикләүләре чорында үткәрелгән кичәләргә бәйле җәнҗал аркасында ышаныч белдерү карары турындагы процедура аша узарга туры килде.