news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗтимагый палата мәктәпләр, балалар бакчаларында экология дәресләре кертергә тәкъдим итә

Иҗтимагый палата мәктәпләр һәм балалар бакчаларында экология дәресләре кертергә тәкъдим итә, анда чүп-чарны сортларга аерырга өйрәтәчәкләр. РФ Иҗтимагый палатасының экология комиссиясе рәисе Елена Шаройкина «Экосистема» Бөтенроссия яшьләр экология форумы кулуарларында «Российской газета»га шулай дип белдерде.

«Экологик агарту һичшиксез булырга тиеш. Өзлексез экологик белем бирүне оештырырга кирәк. Балаларны бакчада ук чүп-чарны дөрес итеп сортларга аерырга, табигый ресурслар, хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтү зарур. Боларның барысы да экологик белем бирү зонасына керә. РФ Иҗтимагый палатасы, безнең экология комиссиясе мәктәптә мәҗбүри экологик белем бирү дәресләрен кертү мәсьәләсен күтәрә», - диде ул.

Шаройкина билгеләп үткәнчә, Россиядә экологик тематикага кагылышлы материаллар һәм фильмнар күбрәк әзерләнергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100