news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулдагы Изге София соборы янә мәчет булачак

Төркия Дәүләт Советы соборга музей статусы бирү турындагы 1934 елгы карарны гамәлдән чыгарды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Музей саналган Изге София соборы гамәлдәге мәчет булачак. Төркия Дәүләт Советы Төркия Хөкүмәтенең соборга музей статусы бирү турындагы 1934 елгы карарын гамәлдән чыгарды. Бу хакта CNN Turk телеканалы хәбәр итә.  

Элегрәк Айя-София музей статусында иде. Мәчет мөселманнарны кайчан кабул итә башлаячагы турында хәбәр ителми.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Айя-София статусын үзгәртү турындагы мәсьәләне хәл итүне йөкләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot