news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул университеты профессоры Саратов мәдрәсәсе студентлары алдында чыгыш ясады

Коръән фәннәре докторы, Истанбул университетының теология факультетының ислам фәннәре кафедрасы профессоры Абдуллаһ Эмин Чимен Саратовның «Шәех Сәет» мәдрәсәсендә булды.

Төрек профессоры ислам уку йорты укытучылары һәм студентлары белән очрашты. Ул Төркия Республикасында ислам тарихы, бу илдә Коръән фәннәрен укыту үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз чиратында, «Шәех Сәет» мәдрәсәсе директоры Рәсим хәзрәт Хуҗаәхмәтов кунакка Саратовта ислам уку йортының барлыкка килүе, аның белем бирү эшчәнлеге һәм җәмгыятьтә мәгърифәтчелек роле турында сөйләде.

«Шәех Сәет» мәдрәсәсендә уку-укыту программасы кысаларында төрле галимнәр, җәмәгать һәм дин әһелләре белән даими рәвештә мондый очрашулар үткәрелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100