news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул аэропорты гадәти режимда эшли башлады

Twitter челтәрендә бастырылган мәгълүмат буенча, бүгенгә 681 рейсны озату һәм каршы алу планлаштырылган, ике полоса чистартылган, өченчесе көн дәвамында куллануга тапшырылачак.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Яңа Истанбул» аэропорты үзенең гадәти эш графигына кайта.

Twitter челтәрендә бастырылган мәгълүмат буенча, бүгенгә 681 рейсны озату һәм каршы алу планлаштырылган, ике полоса чистартылган, өченчесе көн дәвамында куллануга тапшырылачак.

Ләкин әлеге аэропортта үз рейсларын көтүче пассажирлар һаман да очып китә алмый.

«Бу ялган, — дип язган Сева Радионов исемле кулланучы. — Мин үзем шәхсән һәм минем янымдагы берничә кеше әлегә кадәр өченче көн рәттән үз рейсларыбызны көтәбез. Кешеләр һаман да идәндә йоклый. Күпләр очкычка утыргач та очып китүне 5-10 сәгать буена очкыч эчендә көтүләрен яза».

Алдарак һава аланы үз эшен 26 гыйнвар көнне сәгать көндезге 11 гә торгызачагын игълан иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100