news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Испания Евросоюзга кермәгән илләрдән килүче туристларга илгә керү кагыйдәләрен йомшартты

Испания Европа берлегенә кермәгән дәүләтләрдән килүче туристлар өчен илгә керү кагыйдәләрен йомшартты. Бу хакта ТАСС хөкүмәтнең карарына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер Испаниягә килүчеләргә Covid-19 чире булмавын раслый торган тест нәтиҗәсен дә күрсәтү җитә. Карарда билгеләп үтелгәнчә, корольлеккә диңгез яки һава юлы белән килгән туристларда өч документның берсе — коронавируска каршы вакцинация үтү турында яки ковид белән авырган булуын раслый торган документ, яисә «күрсәтелгән авыруны тискәре диагностикалау» сертификаты булу да җитә.

Балигъ булмаган (12 яшьтән кечерәк) сәяхәтчеләр өчен Covid-19 чиренә кагылышлы бернинди документ та соралмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100