Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Islamic clothes» мөселман киеме дизайнерлары конкурсы Гран-прие 100 мең сум күләмендә булачак
Конкурсның жюри составына Россия һәм чит ил мода индустриясе әһелләре, мәдәният мэтрлары һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре кертеләчәк
(Казан, 18 октябрь. “Татар-информ”). 2010 елның 25-29 октябрендә Казанда “Мөселман модасы атналыгы” узачак, ул халыкара «Islamic clothes» мөселман киеме дизайнерлары конкурсы һәм дөньядагы мөселман модасының соңгы тенденцияләрен күрсәтү белән төгәлләнәчәк.
Конкурска күренекле модельерлардан, төрле дизайн студияләре һәм мәктәпләреннән, шул исәптән, Индонезия, Гыйрак, Иран кебек чит илләрдән дә утыздан артык гариза кабул ителгән, ә Төркия һәм Күвәйт белән сөйләшүләр алып барыла.
Моннан тыш, оештыручылар тарафыннан мәдәни чаралар, танылган дизайнерлар белән мастер-класслар һәм төрле мавыктыргыч темаларга түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Конкурста катнашучыларның барысын да кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә. Конкурста җиңүченең Гран-при бәясе 100 мең сум күләмендә булачак.
Конкурсның жюри составына Россия һәм чит ил мода индустриясе әһелләре, мәдәният мэтрлары һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре кертеләчәк.
Конкурсны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дизайнерлары советлары, Татарстан мөслимәләре берлеге үткәрә, дип хәбәр итә tatar-islam.ru.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз