Ислам мәдәнияты музеенда “Пәйгамбәребез төше” дип исемләнгән мавыктыргыч дәрес үткәреләчәк
Дәрес Корбан гаете уңаеннан Казан шәһәре укучылары өчен үткәрелә
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 9-13 ноябрь көннәрендә Ислам мәдәнияты музеенда “Россия мәдәни киңлегендә татар һәм мөселман халыклары традицияләре” мәдәни-белем бирү циклы кысаларында Корбан бәйрәме уңаеннан Казан шәһәре укучылары өчен “Пәйгамбәребез төше” дип исемләнгән мавыктыргыч музей дәресе үткәреләчәк.
Оештыручылар сүзләренә караганда, музей кунакларны үзенең матурлыгы, гүзәллеге һәм зиннәтле, кызыклы экспонатлары белән таң калдырачак.
“Сез дөньяның башка бер җирендә дә бер үк вакытта Европаның иң күркәм мәчетендә, Ислам мәдәнияты музеенда булып, матур азан тавышын ишетә һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә алмыйсыз! Безгә “Пәйгамбәребез төше” исемле интерактив дәрескә килеп, сез тарихыбызның төп геройлары урынында булып караячаксыз, үзегез үк төш күрәчәксез, музей предметларын эзләячәксез, биналарның макетларын үз кулларыгыз белән эшләячәксез, “җырлаучы шамаил” күрәчәксез!” – дип билгеләп үтә оештыручылар. Бу хакта tatar-islam.ru хәбәр итә.