Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбендә укырга 150 гә якын кеше килгән
Бүген, 3 октябрьдә, нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең – кыска вакыт эчендә намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча курсларның 18 нчесе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсларның ачылу тантанасы нәзарәт бинасында узды. Дәресләргә, һәрвакыттагыча, күп кеше килде: анда 150 гә якын укучы катнашты. Дәресләр башланыр алдыннан, Коръәннән аятьләр уку һәм бергәләп «Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһ. Вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ» шәһәдәт кәлимәсен әйтү бик дулкынландыргыч булды.
Аннары оештыручылар проект белән таныштырды, кайбер төшенчәләрне аңлатып узды һәм курсны уздыру өчен техник мөмкинлекләр буенча фикер алышты. Курста катнашучылар татар һәм рус телле төркемнәргә бүленде.
Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова шәкертләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып үтте.
Бүгенге беренче дәрес иман темасына багышланды. Аны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үткәрде.
Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, шәкертләр госел һәм тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, сира – Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең тормышы белән танышачак, ураза тәртипләре буенча дәресләр тыңлаячак.
Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар һәр атнаны шимбә көнне 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым үткәрелә.
Соңгы дәрес 28 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты – ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 3 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла. Проект Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унҗиде сезон дәвамында әлеге курсларда 2000 гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз