Иртән Түбән Камада йөк машинасы «Лада»ны бәрдергән, җиңел машинаның йөртүчесе хастаханәдә
Түбән Камада бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Көньяк автомобиль юлының «Танеко» акционерлык җәмгыяте каршындагы урынында юл-транспорт һәлакәте булды.
Шаһитлар сүзләренә караганда, «КАМАЗ» йөк машинасының каршы як полосага чыгуы һәм «Лада» җиңел автомобилен юл кырына куелган тимер калайга кысып сытуы билгеле.
«Безнең илдә ясалган автомобиль йөртүчесе зыян күрде. Ул күкрәк тирәсендә авыртуларга зарланды. Ашыгыч ярдәм медицина хезмәте аны хастаханәгә алып китте», – дип аңлатты юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.