news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда кар, талгын җил һәм -15 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар явуы, юлларда бозлавык һәм талгын җил исүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -2..-7 градус тәшкил итәр дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100