news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Яр Чаллының “Ак мәчет”ендә кызлар һәм малайлар арасында Коръән уку ярышы уза

Конкурста мәчетләр каршында оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә укый торган яки Ислам дине нигезләрен ата-аналары ярдәмендә үзләштергән укучылар гына катнаша ала

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Республикабызда Коръән уку осталыгын күрсәтү буенча бәйге-ярышлар еш оештырылып тора. Агымдагы елның 24 мартында Яр Чаллының “Ак мәчет”ендә кызлар һәм малайлар арасында Коръән уку ярышы уза. Бәйгене ТР Диния нәзәрәте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” рухи-эшлекле үзәге оештыра.
Бәйге төрле яшьтәге балалар арасында берничә төркемгә бүлеп үткәрелә. Җиңүчеләрне Коръәнне бөтен шартын туры китереп – тәҗвид кагыйдәләрен кулланып, көйләп мәкам белән укуга, шәригатьчә киенү рәвешенә карап билгелиләр.
Конкурста мәчетләр каршында оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә укый торган яки Ислам дине нигезләрен ата-аналары, әби-бабалары ярдәмендә үзләштергән укучылар гына катнаша ала.
Бәйгегә республиканың якын-тирә районнарыннан да катнашучыларның килүе көтелә.Узган ел, мәсәлән, Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан 197 бала килгән булган. Шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан Республикалары балалары да ярышларда көч сынашкан. Түбән Камадан 3 яшьлек Исмәгыйль Мөкиев иң яшь катнашучы булган. Яр Чаллы мөхтәсибәте белдергәнчә, хәзер мәктәпкә кергәнче Коръән укый белүче балалар саны арта бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100