news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда Татарстан-Саксония эшче төркеменең VΙ уртак утырышы узачак

Чара Татарстан-Саксония эшлекле форумы кысаларында оештырыла

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда Татарстан-Саксония эшлекле форумы ачыла. Аның кысаларында 19 октябрьдә кичке якта Шаляпин” отелендә Татарстан-Саксония эшче төркеменең VΙ уртак утырышы узачак. Ул ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Саксония Премьер-министры урынбасары -икътисад, хезмәт һәм транспорт министры Свен Морлок рәиселегендә үтә.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, көн тәртибенә 7 мәсьәлә чыгарыла. Аерым алганда, 2010 елдагы эшчәнлеккә якынча нәтиҗәләр ясалып, уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы тикшереләчәк. Бу хакта Саксониянең икътисад эшләре буенча Россиядәге вәкиле Манфред Либль доклады тыңланачак. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев белән “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгышы исә эшлекле форум кысаларында узган “түгәрәк өстәл” утырышлары йомгакларына багышлана. “Казан “Электроприбор” заводы” ААҖ, А.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты, “КНИАТ” җәмгыяте җитәкчелеге Алманиядәге партнерлар белән уртак эшчәнлеккә кагылышлы фикерләре белән уртаклашачак.
Татарстан-Саксония хезмәттәшлегендә 2010-2011 елларга төп бурычлар Манфред Либль докладында яңгыраячак.
Казанның “Экоэнергия” һәм Хемниц шәһәренең “ХЁРМАНН-РАВЕМА” җәмгыятьләре арасында имзаланачак Меморандум Татарстан-Саксония эшче төркеменең VΙ уртак утырышының иң мөһим ноктасы булачак. Документ Россиядә биогаз җайланмаларын бергәләп әзерләү һәм реализацияләүдә якларның хезмәттәшлекне үстерүен күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100