news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы башлана

Татарстаннан анда 500дән артык мөгаллим катнашуы көтелә, Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 29-30 сентябрьдә Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Аны ачу тантанасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча "Татар-информ" МА 17 сентябрьдә үк хәбәр иткәнчә,  “Казан” милли мәдәният үзәгендә 29ы көнне сәгать 10га билгеләнгән.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан федераль университеты һәм Россия ислам институты белән берлектә оештырган быелгы җыенда Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә мөселманнарның дини гыйлем бирү белән бәйле мәсьәләләр, аерым алганда, ислам мәгарифе өлкәсендә федераль законнар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында эшли торган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә. Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләрен уртаклашу, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юлларын барлау, дини мәгарифтә стандартлар кертү турында сүз алып бару күздә тотыла.

Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Марокко, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан анда 500дән артык мөгаллим катнашуы көтелә.

Шуны билгеләп үтик: дин гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан бирле уздырылып, ул дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү мәйданчыгы ролен башкаруын дәвам иттерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100