news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Каюм Насыйри музеенда бөек мәгърифәтчене искә алу көне

Иртәгә Каюм Насыйри музеенда бөек мәгърифәтчене искә алу көне

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Казандагы Каюм Насыйри музей-йортында бөек мәгърифәтчене искә алу көне була. Бүген музей хезмәткәрләре зиратка барып аның каберен тәртипкә китерә.

Иртәгә узачак Каюм Насыйрины (1825-1902) искә алу чарасының беренче өлеше «Йәгез, бер дога» дип атала. Мәрҗани мәчете хәзрәтләре киң җәмәгатьчелек катнашында галимнең кабере янында аның рухына багышлап дога кылачак. Әлеге чарага К.Насыйриның нәселен дәвам итүче туганнары да килергә тиеш. Музей директоры Рушания Шәмсетдинова әйтүенчә, бөек мәгърифәтченең туганнарын ачыклау дәвам итә һәм аларның саны шәҗәрәсенә өстәлеп тора икән. Иртәгә К.Насыйриның кече энесе ягыннан туганнары һәм ерак бабасы нәселе вәкилләре дә килер дип көтелә.

Искә алу көненең икенче өлешендә К.Насыйрины әсәрләренең 3нче томын тәкъдир итү булачак. Музейга килүчеләр шулай ук әле яңа гына ачылган «Казан ханнары» дигән ретрореспектив тарихи күргәзмә белән танышыр дип көтелә. Күргәзмәдә рәссам Рушан Шәмсетдиновның Казан ханнарын һәм мәчетләрен сурәтләгән картиналары урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100