news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән Татарстанда шәһәр яны тимер юл транспортында дифференциацияләнгән тарифлар гамәлгә керә

“Содружество” шәһәр яны компаниясе поездларында бару бәясе яңача исәпләнәчәк

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). 20 апрельдән башлап шәһәр яны тимер юл транспортында бару тарифлары яңача исәпләнәчәк. Кузгалып китү станциясеннән беренче ике зона ераклыгында (20 км) урнашкан станциягә кадәр билет бәясе 16 сум торачак. Алга таба ара ераклыгына бәйле рәвештә, билет бәясе арта. Мәсәлән, өченче зонадан җиденче зонага кадәрге аралыкта һәр ун километрлы зона өчен аның бәясе 10 сумга арта. Җиденче зонадан егерме беренче шәһәр яны зонасына кадәрге аралыкта һәр ун километрлы зона өчен билет бәясе 9 сумга үсә.
Хәзерге вакытта Татарстанда бер ун километрлы шәһәр яны зонасы өчен билет бәясе 8 сум тора. Мәсәлән, бүген Яшел Үзәнгә кадәр билет бәясе 32 сум торса, иртәгәдән аның хакы 4 сумга артып, 36 сум булачак. Тарифлар үзгәргәнче поездда Арча станциясенә бару өчен пассажирларга 56 сум түләргә туры килсә, үзгәрешләрдән соң билет хакы 65 сум торачак. Компрессорлар заводы тукталыш платформасына кадәр бару тариф үзгәргәнче 8 сум торса, иртәгәдән 16 сум булачак.
Шәһәр яны поездларында тарифлар һәм юл йөрү бәяләрен исәпләү ысулының үзгәреше ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә башкарыла, дип хәбәр итәләр Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән.
Шәһәр яны зонасында дифференциацияләнгән тарифларга Киров өлкәсендә агымдагы елның 1 гыйнвареннан күчкәннәр иде. 10 апрельдән шундый тарифлар Удмуртия Республикасында да гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100