news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсендә тәравих намазын яңа мәчеттә үткәрергә җыеналар

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсендә мәчет төзелә. Аның ачылышы Рамазан аена планлаштырылган. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елның октябрендә администрация бистә үзәгендә мәчет өчен 250 квадрат метр мәйданлы бина бүлеп биргән. Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит Мингалиев фатихасы белән бистә мөселманнары Аллаһ йортын уртак тырышлык белән төзекләндерә. Хәзерге вакытта бинада эчке якны төзекләндерү эшләре тәмамлана.

Рамазан аенда ук яңа мәчеттә тәравих намазын үткәрү планлаштырыла.

Иркутск өлкәсенең «Чуна бистәсе мөселман җәмгыяте» җирле дини оешмасы 2022 елның апрелендә теркәлгән. Әлеге бистәдә яшәүче Нуртын Низамовны бистә мөселманнары бертавыштан җитәкче итеп сайлады. Аның әти-әнисе чыгышы белән Татарстаннан. Җәмгыять Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының «Байкал мөфтияте» структура бүлекчәсенә керде.

«Чуна бистәсенең мөселман җәмгыяте» хәйрия проектларында катнаша, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, җомга һәм бәйрәм намазлары үткәрә, агарту эшләре алып бара.

Төзелеш эшләрен тәмамлау өчен җәмгыятькә ярдәм кирәе, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100