news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иркутск өлкәсендә Усолье Себер мәчетенә нигез салучылар хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

Иркутск өлкәсенең Усолье Себер шәһәрендә мәчеткә нигез салган бертуганнар – Рафаэль һәм Зигфрид Шакировлар истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул хакта хәбәр итте.

Мемориаль тактаны ачу тантасында Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев катнашты. Әлеге чарага ул Усолье Себер шәһәренең мөселман җәмәгатьчелеге чакыруы белән килде.

Мөфти Фәрит хәзрәт Мингалиев үз чыгышында бертуган Шакировларның мәчетне аның күз алдында төзүен әйтте. Иман йортына нигез салучылар 2000 елда мөфтине мәчеттәге беренче җомга намазына чакырган булган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100