news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирина Шәрипова “Дөнья гүзәле” конкурсында Россияне татар киемендә тәкъдим итәчәк

Әлеге матурлык конкурсында беренче тапкыр Татарстан вәкиле дә катнаша

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). “Татарстан гүзәле-2010”, “Россиянең беренче вице-миссы-2009” титуллары иясе Ирина Шәрипова 30 октябрьдә Кытайда узачак “Дөнья гүзәле-2010” Халыкара конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк. Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр иттеләр.
Матбугат очрашуында “Россиянең беренче вице-миссы-2009” титулы иясе Ирина Шәрипова, “Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова, дизайнер Солтан Сәлиев катнашты.
Әлеге матурлык конкурсында беренче тапкыр Татарстан вәкиле дә катнаша. “Бу бик зур казаныш”, - дип ассызыклады Изольда Сахарова. Быелгы матурлык конкурсында Ирина Шәриповадан тыш, дөньяның 119 иленнән вәкилләр катнашачак.
“Мин конкурсны зур түземсезлек белән көтәм. Киемнәр күрсәтергә яратам. Бөтен кызлар да балачакта актриса яки модель булырга хыяллана, мин дә искәрмә түгел”, - диде И.Шәрипова.
Хәзерге вакытта “Дөнья гүзәле-2010” конкурсында катнашу өчен җитди әзерлек эшләре бара. Ирина Шәрипова хәбәр иткәнчә, ул махсус диетада утырмаса да, фитнес-клубка даими рәвештә йөри, бассейнда йөзә.
“Татарстан гүзәле” оешмасы һәм “Россия гүзәле” дирекциясе “Дөнья гүзәле” таҗына дәгъва кылучының киеменә кагылышлы мәсьәләдә уртак фикергә килгән. Ирина Шәрипова татар милли киемендә сәхнәгә чыгып, татар биюен башкарачак. Монна тыш, ул Татарстан Республикасы, шул исәптән 2013 елгы Универсиада хакында сөйләр, татар сувенирлары күрсәтер дип көтелә.
“Без барыбыз да анда җиңү яуларга барабыз. Шуның өчен конкурста катнашабыз да. Конкурста җиңү миңа үсү өчен ярдәм итәчәк, үземне күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак”, - диде И.Шәрипова. Хәзерге вакытта ул КДТУның мода һәм дизайн факультетында белем ала, аны кызыл дипломга тәмамларга хыяллана. Бүген ул үзенең булачак коллекциясенең атамасын “Татарстан гүзәле” логотибы белән бәйләячәге хакында белдерде. “Бу минем өчен беренче һәм зур әһәмияткә ия конкурс”, - дип ассызыклады ул.
“Бүген Иринаны дөньяның күп кенә агентлыкларында зур түземсезлек белән көтәләр. Әмма ул модель булуны максат итеп куймый, дизайнер булырга укый һәм шушы юнәлештә хәрәкәт итә”, - диде Изольда Сахарова. Ирина күп әйберләр белән кызыксына, алар аңа конкурста уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итәргә тиеш, дип саный ул.
“Дөнья гүзәле” берничә этаптан тора, аларның нәтиҗәләре буенча жюри ярымфиналга чыккан 10 кызны ачыклый. Конкурсның финалында 5 кыз кала, алар арасыннан жюри өч җиңүчене билгели: ике гүзәлкәй –“Дөнья вице-миссы”, конкурста җиңүче “Дөнья миссы” титулына ия була.
Конкурсның жюри составына дөнья күләмендә билгеле йолдызлар керә. Бәйге 200 дән артык илдә турыдан-туры трансляцияләнә. 1992 елда Россия вәкиле Юлия Курочкина “Дөнья гүзәле” титулына ия булды. 2008 елда Ксения Сухинова илгә тагын бер җиңү китерде.
Ирина Шәрипова әйтүенчә, җиңгән очракта әлеге яңалыкны беренчеләрдән булып аның әбисе беләчәк, ул бу җаваплы көнне Ирина белән бергә булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100