news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җир асты кичүләрендә законсыз төзелгән лареклар сүтеләчәк

Депутатлар җир кишәрлекләрендә генә түгел, муниципаль милектәге биналар һәм корылмаларда да законсыз төзелгән объектларны сүтәргә карар кылды.

Җир асты кичүләрендә законсыз төзелгән лареклар сүтеләчәк
архив

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXV сессиясендә депутатлар җир асты кичүләрендәге стационар булмаган законсыз сәүдә нокталарын сүтәргә карар кылды.

«Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты җир асты кичүләрендәге стационар булмаган законсыз сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча аукцион үткәрә. Шуңа бәйле рәвештә җир асты кичүләрен законсыз рәвештә урнаштырылган павильоннардан арындыру ихтыяҗы килеп туды», - дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Депутатлар җир кишәрлекләрендә генә түгел, муниципаль милектәге биналар һәм корылмаларда да законсыз төзелгән объектларны сүтәргә карар кылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100