news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«IQRA (Укы!)» бәйгесендә җиңүчеләргә чит илләргә юлламалар бирәчәкләр

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәүнең «Өмет» җирле дини оешмасы «IQRA (Укы!)» дип исемләнгән бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурста җиңүчегә кече хаҗга юллама биреләчәк. Шулай ук Төркиягә 2 кешелек һәм Үзбәкстанга 3 кешелек юлламалар һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен 2022 елның 25 октябренә кадәр гариза җибәрергә кирәк.

«IQRA (Укы!)» – масштаблы халыкара проект. Ул пәйгамбәр Мөхәммәд мирасы турындагы белемнәрне күтәрүгә юнәлдерелгән. Шулай ук ул уку культурасы үсешен һәм ислам турында төгәл белем алуга игътибар юнәлтүгә багышлана.

Конкурс киң аудиториягә исәпләнгән, анда төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша ала.

Конкурс ике этапта узачак:

  • проект сайтында онлайн тест узу (2022 елның 30 октябрендә 12: 00 сәгатьтә);
  • Мәскәүдә офлайн-этап (2022 елның 4 ноябре).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100