Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ипотека кредиты бирүгә бәйле мәсьәләләр РИА “Новости” һәм “Татар-информ” агентлыгы арасындагы видеокүпернең төп темасы булачак
Видеокүпер Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург һәм Новосибирскины тоташтырачак
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген 13.00 сәгатьтә оештырылучы видеокүпер Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург һәм Новосибирскины тоташтырачак. Видекүпер “ВТБ24 банкының ипотека кредиты бирүгә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программаларында катнашуы” дигән темага багышлана.
Видеокүпердә катнашырга теләк белдергән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен “Татар-информ” агентлыгы офисында (Декабристлар урамы, 2 йорт, 12 кат) көтеп калалар. Белешмәләр өчен телефон: 8917-906-26-87.
Әңгәмәдә банкның Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург һәм Новосибирскидагы төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук Мәскәүдән президент урынбасары - идарә рәисе, ВТБ24 ипотека кредиты департаменты директоры Анатолий Печатников катнаша.
Видеокүпердә катнашучылар ВТБ24 банкының ипотека кредиты бирүгә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программаларында катнашуы; ипотека кредиты базарындагы вәзгыятькә анализ, базар үсешен фаразлау; ВТБ24 банкының 2010 елда ипотека базарындагы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2011 елның тәүге айларына нәтиҗәләр; ВТБ24 банкының продуктлар линейкасындагы үзгәрешләр дигән темалар хакында фикер алышачак.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына Казанда “Татарстанда ВТБ24 банкы” төбәк операция офисы идарәчесе Равил Шәрәфетдинов һәм ипотека кредиты бүлеге башлыгы Ленар Сәяхов; Екатеринбургта – ВТБ24 банкының Екатеринбургтагы филиалы идарәчесе Сергей Кульпин; Түбән Новгородта – ВТБ24 банкының “Түбән Новгород” төбәк операция офисы идарәчесе Георгий Гречин һәм ипотека кредиты бүлеге башлыгы Сергей Олонцев; Новосибирскида – ВТБ24 банкының Новосибирскидагы филиалы идарәчесе Александр Павленок; Санкт-Петербургта ВТБ24 банкының Санкт-Петербургтагы филиалы идарәчесе Михаил Иоффе җавап бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз