news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома Бас» халыкара бию фестиваль-конкурсы узды

Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома Бас» дип исемләнгән V Халыкара бию фестиваль-конкурсы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Быел фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Марий Эл Республикасының Татар мәдәнияте республика үзәгенә 25 ел тулуга багышланды.

Бәйгедә Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Ал Чәчәк» хореография коллективы катнашты. Коллективның җитәкчесе – Алия Абдуллина. «Халык биюе» һәм «Халык биюен стильләштерү» номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, «Ал Чәчәк» хореография коллективы шушы ике номинациядә 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Булат Бариев «Халык биюе» номинациясендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат дипломына ия булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100