news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидлар өчен мөмкинлекле әйләнә-тирә мохит булдыру дәүләт программасының пилот проектында ТР да катнаша

Финанслау федераль үзәк белән республика бюджетыннан булачак

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФ субъектларының 21енә, шул исәптән былтыр Татарстанга да, инвалидларны тернәкләндерү өчен техник чаралар һәм протез-ортопедия җайланмалары, санатор-курорт дәвалануы узу юлламалары белән тәэмин итүне үз карамакларына тапшырылды. Шул рәвешле, федераль вәкаләтләр әкренләп регионнарга тапшыру юнәлешендәге 2 ел элек башланган эксперимент уңышлы гына уздырыла. Бу алга таба дәвамлы булачак, ник дигәндә, экспериментта катнашырга теләгән төбәкләр саны арта бара, 2013 елга күпчелек субъектлар андый вәкаләткә ия булачак.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барган ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең 2010 ел йомгакларына һәм 2011 ел бурыч-максатларына багышланган утырышында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының инвалидлар эшләре буенча департаменты директоры Григорий Лекарев шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, илебездәге халыкның 10 проценты, ягъни 13 млн. 154 меңе инвалид исәпләнә, шул исәптән 545 меңе – инвалид бала. Шуны белгән өстенә, инвалидлар өчен сәламәт кешеләр кебек үк тигез мөмкинлекләр, хокуклар белән тәэмин ителеш бик түбән.

Вазгыятьне уңай якка үзгәртү максатында, 2011-2015 елларга каралган инвалидлар өчен мөмкинлекле әйләнә-тирә мохит булдыру дәүләт программасы (“Доступная среда на 2011-2015 годы”) гамәлгә кертелә. Аның беренче этабында торак пунктларда инвалидлар өчен каршылыкларсыз йөрү-хәрәкәт итү һ.б. мөмкинлекләрнең, тернәкләндерүнең ни дәрәҗәдә булуы анализлана. Югарыда телгә алынган программаның пилот проектында исә 3 төбәк – Татарстан Республикасы, Тверь һәм Сарытау өлкәләре катнаша. Финанслау ягы федераль үзәк һәм республика бюджетыннан уртагыннан, ягъни федераль акчалар гомуми чыгымнарның 50 процентыннан артык була алмый. Тагын медик-социаль экспертиза һәм тернәкләнүне камилләштерү пилот проектында Удмуртия, Хакасия һәм Төмән өлкәсе – 3 төбәк катнаша.

Икенче этап 2012-2015 елларга каралган һәм анысында программада каралганнар гамәлгә ашырыла. РФ һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, мәктәпләрнең нибары 2 проценты гына инвалид балалар өчен каршылыкларсыз, моны исә 2015 елга 20 процентка җиткерү бурычы куелды, дип белдерде РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы вәкиле.

ТР Президенты Р.Миңнеханов, инвалид кешеләрнең тулы канлы яшәеше өчен киртәләр, чыннан да, күп, бу мәсьәләдә тиешле директива әзерләп тапшыру сорала, төзелешләрне проектлаганда болар исәпкә алынырга тиеш, дип басым ясап әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100