news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интеллектуаль транспорт системасы буенча халыкара конференция Казанда үткәреләчәк

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген конференцияне оештыру комитеты утырышын уздырды

 (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 25-26 февральдә “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы” темасына IV конференцияне уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәте йортында утырышны ачып, Илдар Халиков мондый конференцияләрнең Казанда 2010 һәм 2012 елларда узуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, бу тематик форумнар үзләренең файдалы һәм нәтиҗәле булуларын исбатладылар.

Төп доклад белән утырышта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы – ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системасы” темасы буенча халыкара фәнни-гамәли конференциянең төп мәйданчыгы итеп “Корстон” комплексы сайланган. Катнашучылар 24 февральдә килә башлаячак.

Конференциянең программасы белән www.mnpk-kazan.ru сайтында танышырга мөмкин.

Форумны рәсми ачу һәм аның пленар утырышы 25 февральдә узачак, икенче көнне эш “түгәрәк өстәлләр” кысаларында дәвам итәчәк, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100