news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интеграцион процессларны тизләтү өчен, беренче чиратта, шәһәрләрдә социаль тигезсезлекне киметүгә ирешергә кирәк – Илсур Метшин

“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин кичә Нью-Йоркта чыгыш ясап, тәкъдимнәр кертте

  (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Казан мэры, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы президентташы Илсур Метшин кичә Нью-Йоркта (АКШ) 2015 елдан соң тотрыклы үсеш буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы Саммиты кысаларында үткән чараларда катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мондый күләмле соңгы форум Берләшкән Милләтләр Оешмасына керә торган дәүләт вәкилләре хәерчелеккә каршы көрәш буенча иң уңышлы глобаль кампанияләрнең берсенә старт биргән Меңьеллык үсеше максатларын кабул иткән вакытта 2000 елда үткәрелгән. Әлеге программа кысаларында тузган торакта яшәүче 200 миллион кешенең тормыш шартлары яхшыртылган, балалар арсында үлүчеләр саны кимегән, бизгәк, ВИЧ/СПИД һәм туберкулез авырулары белән көрәш чаралары миллионлаган кешенең тормышын саклап калырга мөмкинлек биргән. Инде дөнья лидерлары 2015 елдан соң алга таба үсеш мәсьәләләре буенча фикерләрне хәл итәргә җыелды.

Глобаль максатчан төркем утырышы кысаларында 2015 елдан соң шәһәрнең тотрыклы үсеше буенча автоном максатлар көн тәртибенә кертелде. Илсур Метшин катнашында үткән җирле һәм төбәк хакимиятләре лидерларының очрашуы Саммитка параллель рәвештә үтте. Киңәшмәдә катнашучылар муниципалитет, дәүләтләр хөкүмәтләре һәм абруйлы халыкара оешмалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең яңа сыйфади дәрәҗәгә чыгуын билгеләп үтте. Илсур Метшин, сәяси тотрыксызлыкка карамастан, муниципалитетлар һәм аларның ассоциацияләренең нәтиҗәле диалог алып бара торган абруйлы мәйданчыкка ия булуларын билгеләп үтте. Казан мэры үзенең хезмәттәшләренә декабрь аенда Парижда үтәчәк Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең алдагы Бөтендөнья советы утырышында муниципалитетлар һәм хөкүмәт, халыкара фондлар арасында үзара мөнәсәбәтләрнең яңа финанс механизмнары турында фикер алышу тәкъдиме белән чыкты.

Илсур Метшин Нью-Йоркта шулай ук Берләшкән Милләтләр Оешмасының җирле үзидарә буенча консультатив комитет (“UNACLA”) утырышында – җирле үзидарә мәсьәләләрен алга чыгару буенча эш алып бара торган оешма вәкилләре һәм мэрларның абруйлы төркемендә катнашты. Әлеге төркемгә торак пунктлар буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы программасы – БМО-Хабитатның башкарма директоры тарафыннан сайланган 20 генә кеше керә. “UNACLA” шәһәрләрнең позитив киләчәген булдыру һәм алга чыгару мәсьәләләре буенча эшли һәм БМО-Хабитатның башкарма директорына нәтиҗәле шәһәр идарәсе мәсьәләләре буенча консультиция бирә. Комитет җирле хакимиятләр һәм халыкара дәрәҗәдәге милли хөкүмәтләр арасында бер-берсен тоташтыручы звено булып тора. Илсур Метшин “UNACLA” комитетына беренче тапкыр 2007 елда сайлана һәм әле күптән түгел генә янә БМО-Хабитатның башкарма директоры итеп расланды.

“UNACLA” утырышында Казан мэры җирле хакимиятләрнең дөнья, аерым алганда, Евразия интеграциясендә катнашулары турында сөйләде. Илсур Метшин фикеренчә, интеграцион процессларны тизләтү өчен, беренче чиратта, шәһәрләрдә социаль тигезсезлекне киметүгә ирешергә кирәк. Нәтиҗәле шәһәр идарәсе үсеше һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе тигезсезлеген киметү өчен, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр президентташы фикеренчә, абруйлы халыкара оешмалар тарафыннан бирелгән бүләкләр бик яхшы стимул булып торачак. “Әйе, күпмедер дәрәҗәдә бу җирле хакимиятләрнең амбицияләрен канәгатьләндерү дигән сүз. Ләкин бүләкне алу өчен безгә тиз эш итү, югары, көчле булу белән бергә, шәһәрләребезне уңайлы, чиста, бай һәм тормыш өчен кулай итәргә кирәк. Әлеге бурыч иң катлаулыларның берсе”, - диде Казан мэры. Илсур Метшин Берләшкән Милләт Оешмасы-Хабитат һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр өчен уртак булган бүләк мәсьәләсен булдыру фикере белән чыкты. Болай эшләгән очракта, иң яхшы шәһәр идарәсе тәҗрибәләрен ачыклау һәм җәелдерү, конкрет нәтиҗәләр күрсәтү мөмкинлеге булачак.

Нью-Йоркта яңгыраган җирле хакимият вәкилләрнең гаризалары 2015 елдан соң тотрыклы үсеш буенча Саммит һәм 2016 елда Эквадорда үтәчәк “Хабитат III” торак буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы конференциясе арасында бер-берсен бәйләп торучы звено ролен үти, дип ачыклык кертә мэриянең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100