news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезиядә яшәүче Фәридә Идрисова татарча өйрәтә торган видеолар ясый

Индонезиядә яшәүче Фәридә Идрисова татарча өйрәтә торган видеолар ясый
видеодан скриншот

Түбән Тагилда туып-үскән, хәзер Индонезиядә яшәүче Фәридә Идрисова үзе татар телен өйрәнеп, видеолар ясый башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, моңа кадәр ул татарча «юк,» «рәхмәт» сүзләреннән башка берни дә белмәгән.

«Балачакта туган телне бөтенләй белми идем, әти-әни татар телен белүчеләр булса да (алар Лениногорск  районының Зәй-Каратай авылыннан). Алар үзләре мәктәпләрдә һәм институтларда тел белән интеккәннәр күрәсең, апам белән мине сакларга булганнар, һәм безнең белән русча гына сөйләшкәннәр», – ди ул үзе турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100