Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Индонезиядә пассажир лайнеры һәлакәткә очраган
Бортта 189 пассажир, шул исәптән 20 кеше Индонезиянең Финанслар министрлыгы вәкиле булган.
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Индонезиядәге иң зур Lion Air компаниясенең Boeing 737 самолеты һәлакәткә очраган. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.
Самолет Джакарта-Пангкалпинанг рейсы буенча очканда диңгезгә төшкән һәм Ява утравы янында баткан.
Бортта 189 пассажир, шул исәптән 20 кеше Индонезиянең Финанслар министрлыгы вәкилләре булган. Исән калучылар турында хәбәр ителми. Индонезия Президенты Джоко Видодо һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты.
Джакарта аэропортыннан чыгып, 13 минут узгач, самолет белән элемтә өзелгән. Һәлакәткә берничә минут кала пилот аэропортка кире кайтырга рөхсәт сораган һәм аңа рөхсәт биргән булганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз