Исерек килеш рульда барган зат китереп чыгарган автоһәлакәт корбаны – 1991 елгы егет

Соңгы 30 көндә Татарстанда 56 кешенең гомере сәфәрдә чакта өзелгән

 (Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Декабрьнең 30 көнендә Татарстан биләмәләрендәге юлларда, транспорт һәлакәтенә юлыгып, 56 кешенең гомере өзелгән, 469ы җитди имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Шул исәптән Казанда 10 кеше юлда һәлак булган һәм 154е тән казасына дучар ителгән.

Шул хакта белешмә биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте кичә фаҗига белән тәмамланган һәлакәтне шәрехли.

30ы кичке 8 нче яртыда Базарлы Матак – Болгар юлының 54 нче чакрымында “Шевроле Авео” автомобиле рулендә исерек килеш барган 1971 елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып, каршы як юнәлештәге юлга чыккан һәм “ВАЗ-2108” машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, “ВАЗ-2108” автомобиле белән идарә иткән 1991 елгы егет шушы бәрелешкән урында һәлак булган, аның пассажиры, 1993 елгы кыз, тәне казаланып, хастаханәгә озатылган.