news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында өлкән яшьтәге йөртүче машинасы белән юлдан төшеп китеп имгәнгән

74 яшьлек йөртүченең башы имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Чаллы янында өлкән яшьтәге йөртүче машинасы белән юлдан төшеп китеп имгәнгән
Валентин Кулагин

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында өлкән яшьтәге йөртүче караңгыда машинасы белән юлдан кырга төшеп китеп имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.

Авария кичә кичке җиде тирәсендә Тукай районының Игенче авылы янында булган.

Беренчел мәгълүмат буенча, «Жигули» белән идарә итүче 74 яшьлек ир-ат караңгыда идарә итә алмаган һәм юлдан кырга төшеп киткән. Анда автомобиль әйләнеп капланган.

«Һәлакәттә йөртүченең башы җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Юл-трансопрт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә», — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100