Башкортстан трассасында автобус ауган, биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган.
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда трассада автобус белән булган авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган. Авария урынына коткаручылар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән."Микроавтобуста 8 кеше булган, шул исәптән машина йөртүче. Ул машина белән идарәне югалта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше зыян күргән. Алар Бөре районы хастаханәсенә китерелә", - диелгән хәбәрдә.